«Матур, төрле мәсьәләләрне күтәрүче һәм бәхәс тудыручы китаплар турында» видео-күзәтү (12+)

Иң яхшы китапларның бер уртак билгесе бар – алар укылганнан соң да озак вакытлар укучысы белән кала. Мондый әсәрләр еш кына укучыларында һәм тәнкыйтьчеләрдә төрле каршылыклы тәэсирләр тудыра. 
2021 елның 1 февралендә 13 нче санлы китапханә әзерләгән «Матур, төрле мәсьәләләрне күтәрүче һәм бәхәс тудыручы китаплар турында» дигән видео-күзәтү шундый күркәм китапларга багышланды.
Киң даирә китап сөючеләр игътибарына китапханә укучылары тарафыннан укылган һәм хуплау тапкан китаплар тәкъдим ителә. Китапханәче чит ил һәм совет язучыларының заманча популяр китаплары турында сөйли: мәсәлән, язучы Г. Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романы, ирланд язучысы Д. Бойнның «Мальчик в полосатой пижаме» сугыш драмасы турында һ.б. Әлеге әсәрләр укучыларда һәм тәнкыйтьчеләрдә төрле каршылыклы фикерләр тудыра. 
Әсәрләрнең геройлары авыр, рәхимсез, куркыныч вакыйгалар аша үткәндә дә үзләрен саклап кала һәм мөһим белемнәр, кичерешләр туплый. Бу китаплар мәрхәмәтле, эчкерсез булырга өйрәтә, чын-чынлап яратырга, дус була белергә өнди һ.б. 
Укучылар фикеренчә, ул китапларның уртак бер билгесе – алар беркемне дә битараф калдырмый һәм һәр заманда үзләренең актуальлеген югалтмый.

Поделиться: